Фитыр сәдакасы
Быел фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләмен Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы 22 мең сум (көмеш буенча) күләмендә билгеләде. Фитыр сәдакасы күләме арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем буенча – 600 сум. Фитыр сәдакасы бодай, арпа, хөрмә, йөзем белән дә, акча белән дә түләнә ала, әмма мохтаҗларның ихтыяҗларыннан чыгып бирү хәерлерәк. Әгәр кеше сәдакасын вакытында бирә алмаса, мөмкинлеге барлыкка килгәч үк, бу гыйбадәтен каза кылырга тиеш.